Республикада үткән тәүлектә 14 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 16 кеше төрле тән җәрәхәте алган.
Татарстан Республикасы территориясендә 15 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 43 очрагы, 47 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 561 очрак - куркынычсызлык каешын эләктермәү теркәлгән.
Июльнең 7 көне эчендә республикада 83 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 7 кеше һәлак булган һәм 105 кеше төрле тән җәрәхәте алган.