“Татнефть” бренды астында Воронеж өлкәсендә 512 нче номерлы, Мәскәүдә 56 нчы номерлы яңа күп функцияле ягулык салу станцияләре ачылды.
Яңа 512 нче номерлы ягулык салу станциясе Воронеж өлкәсенең Богучар районында, “Дон” М-4 федераль трассасының 749 нчы чакрымында, 56 нчы номерлы күп функцияле ягулык салу станциясе Мәскәү шәһ., Нижние Мневники ур. адресы буенча урнашкан.
Ягулык салу комплексларының икесендә дә югары сыйфатлы “ТАНЕКО” инновацион дизель ягулыгы, шулай ук Аи-98, Аи-95 һәм Аи-92 маркалы бензиннар да сатыла. Барлык продукция Евро-5 стандартына туры килә.
Яңа күп функцияле зонада кафе, кибет, ана һәм бала бүлмәсе, балалар зонасы, медицина пункты һәм уңайлы парковка оештырылган. Комплекс территориясендә Wi-Fi эшли.