ЯҢАЛЫКЛАР


20
октябрь, 2015 ел
сишәмбе
“Россиянең транспорт системасын үстерү” федераль максатчан программасы кысаларында ТР Аксубай муниципаль районында Яңа Кирәмәт авылына юл төзелде.
Казан аэропортыннан 70 рейс башкарылган, шул исәптә 8 чартер, 12 халыкара рейслар. 2254 пассажир җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2402 кеше килгән.

19
октябрь, 2015 ел
дүшәмбе
16-18 октябрьдә Татарстан Республикасы территориясендә 98 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 93 очрагы, 121 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 1155 очрак - куркынычсызлык каешын эләктермәү теркәлгән.
Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 292 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 5 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 47 очрагы теркәлгән.

17
октябрь, 2015 ел
шимбә
2,4 чакрым яңа юл Чәбия Чурчи торак пунктын төбәк әһәмиятендәге “Байлар Сабасы – Лесхоз” юлы белән тоташтыра.
Казан аэропортыннан 79 рейс башкарылган, шул исәптә 14 чартер, 16 халыкара рейслар. 2621 пассажир җибәрелгән, Татарстан башкаласына 3166 кеше килгән.

16
октябрь, 2015 ел
җомга
27 октябрьдә ремонт эшләре башкару сәбәпле 6363 нче номерлы Казан-Албаба (04:22 китә – 06:15 килә) поезды ВРД т.п. (04:48-04:49), Займище т.п. (04:53-04:54) һәм 774 км т.п. (05:00-05:01) станцияләрендә тукталышсыз хәрәкәт итәчәк.
Бүген торак пунктларда юл-урам челтәрен тиешле хәлгә китерү программасы кысаларында Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районында “Олы Саурыш авылына керү юлы” атомобиль юлы ачылды.
Бүген Казанда капиталь төзекләндерү эшләреннән соң Г.Кутуй урамында Даурская урамыннан алып Родина урамына кадәрге юл өлеше ачылды.
Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 292 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә маршруттан тайпылуның 55 очрагы теркәлгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International