Саба районында Чәбия Чурчи авылына яңа юл төзелде

2015 елның 17 октябре, шимбә

 

Татарстан Республикасы Саба муниципаль районында Чәбия Чурчи авылына яңа юл төзелде.


2,4 чакрым яңа юл Чәбия Чурчи торак пунктын төбәк әһәмиятендәге “Байлар Сабасы – Лесхоз” юлы белән тоташтыра. Авыл халкы теләге буенча яңа юл мәктәп һәм мәдәният йортына кадәр салынды. Авылда 38 хуҗалык бар һәм 81 кеше яши. Төзекләндерү эшләре барышында 14430 кв.м мәйданда асфальт салынды, 222 погонлы метр барьер киртәләр һәм 91 сигнал баганалары куелды. Шулай ук автобус тукталышында павильон урнаштырылды.


Эшләрнең генподрядчысы - “Татавтодор” ААҖ.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International