Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 292 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә маршруттан тайпылуның 55 очрагы теркәлгән.
Иделдә суның биеклеге 52,76 метр тәшкил итә (су биеклегенең куркыныч билгесе 54,54 метрдан санала), Камада су 53,32 метр (65,9 метр) биеклектә.
Казан аэропортыннан 70 рейс башкарылган, шул исәптә 8 чартер, 12 халыкара рейслар. 2254 пассажир җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2402 кеше килгән.
20 нче октябрьдә республикада аязучан болытлы һава көтелә, урыны белән яңгыр, төньяк-көнбатыштан көчле җил. Температура: +3 - -2 гр.