Үткән тәүлектә Татарстан Республикасы территориясендә 17 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 32 очрагы, 24 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 315 очрак - куркынычсызлык каешын эләктермәү теркәлгән.