Казанда капиталь төзекләндерү эшләреннән соң Г.Кутуй урамында Даурская урамыннан алып Родина урамына кадәрге юл өлеше ачылды

2015 елның 16 октябре, җомга

 

Бүген Казанда капиталь төзекләндерү эшләреннән соң Г.Кутуй урамында Даурская урамыннан алып Родина урамына кадәрге юл өлеше ачылды.

Озынлыгы 1,927 км сузылган Г.Кутуй урамында Даурская урамыннан алып Родина урамына кадәрге юл өлешен төзекләндерү эшләре агымдагы елның 6 нчы июлендә башланган иде. Әлеге җирлектә күп санлы җитештерү предприятиеләре урнашканлыктан, биредә бик актив авыр йөк машиналары хәрәкәте күзәтелә. Шунлыктан моңа кадәр булган начар юл катламы тулысынча кырдырып алынган һәм ЩМА-20 маркалы нык материалдан эшләнгән яңа юл катламы салынган.

Яңгырлар күп яуган вакытта юлның әлеге өлеше су астында кала торган булган. Әлеге программа кысаларында яңгыр сулары канализациясендәге торбалар алыштырылган, юл өлешләренә яңгыр суларын кабул итә торган 12 яңа кое куелган. Биредә шулай ук яңа 73 юл билгесе, 3 җәяүлеләр кичүе барлыкка килгән.

Эшләрнең генераль подрядчысы – “Каздорстрой” ААҖ.



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International