16-18 октябрьдә Татарстан Республикасы территориясендә 98 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 93 очрагы, 121 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 1155 очрак - куркынычсызлык каешын эләктермәү теркәлгән.
Октябрьнең 18 көне эчендә республикада 265 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 41 кеше һәлак булган һәм 304 кеше төрле тән җәрәхәте алган.