Аксубай районында Яңа Кирәмәт авылына яңа юл төзелде

2015 елның 20 октябре, сишәмбе

 

“Россиянең транспорт системасын үстерү” федераль максатчан программасы кысаларында ТР Аксубай муниципаль районында Яңа Кирәмәт авылына юл төзелде.

3 чакрым яңа юл Яңа Кирәмәт торак пунктын төбәк әһәмиятендәге “Аксубай-Емелькино” юлы белән тоташтыра. Авыл халкы теләге буенча яңа юл мәчет һәм мәктәпкә кадәр салынды. Авылда 320 кеше яши.

Автомобиль юлы V техник категория нормативы буенча 6 м киңлектә проектланды һәм ике кат асфалт-бетон җәелде. Эшләр барышында 35 юл билгесе, 61 сигнал баганалары куелды, автобус мәйданчыгы тәртипкә китерелде. Шулай ук 12 суүткәргеч торбалар сузылды.

Эшләрнең проектчысы – «Спецдорпроект» ҖЧҖ, генераль подрядчысы – “Татавтодор” ААҖ.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International