Бүген торак пунктларда юл-урам челтәрен тиешле хәлгә китерү программасы кысаларында Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районында “Олы Саурыш авылына керү юлы” атомобиль юлы ачылды. Чарада ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин катнашты.
Төзекләндерелгән юлның озынлыгы 1,805 км тәшкил итә. Юл 5а техник категория нормативы буенча 4,5 м киңлектәге хәрәкәт полосасы белән проектланган, аңа вак таш-ком катнашмасы түшәлгән. Бүгенге көндә Олы Саурыш авылында 102 кеше яши.
Эшләрнең генподрядчысы - “Татавтодор” ААҖ, проект төзүчесе - “Институт по проектированию агропромышленного и транспортного комплекса” ҖЧҖ.