Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 292 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 2 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 66 очрагы теркәлгән.
Иделдә суның биеклеге 52,68 метр тәшкил итә (су биеклегенең куркыныч билгесе 54,54 метрдан санала), Камада су 53,22 метр (65,9 метр) биеклектә.
Казан аэропортыннан 79 рейс башкарылган, шул исәптә 14 чартер, 16 халыкара рейслар. 2621 пассажир җибәрелгән, Татарстан башкаласына 3166 кеше килгән.
17 нче октябрьдә республикада аязучан болытлы һава көтелә, урыны белән кыска вакытлы яңгыр, көньяк-көнбатыштан талгын җил. Температура көндез: +4 - +9 гр.