Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2015 елның 16 октябре, җомга

 

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 292 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә маршруттан тайпылуның 55 очрагы теркәлгән.

Казан аэропортыннан 73 рейс башкарылган, шул исәптә 8 чартер, 18 халыкара рейслар. 2515 пассажир җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2805 кеше килгән.

16 нчы октябрьдә республикада аязучан болытлы һава көтелә, урыны белән кыска вакытлы яңгыр, төньяк-көнбатыштан талгын җил. Температура көндез: +2 - +7 гр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International