ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин Татарстанның Апас, Кайбыч һәм Тәтеш муниципаль районнары юлларын комплекслы тикшереп чыкты.
Бүген ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре “Спортлы Татарстан” акциясе кысаларында биш минутлык гимнастика ясадылар.
Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре “Язгы игелек атналыгы - мәрхәмәтле эшләр эстафетасы” #Мәрхәмәтлетатарстан иреклеләр акциясе кысаларында Дәрвишләр бистәсендәге балалар интернат-йортында булдылар.
Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы “Язгы игелек атналыгы - мәрхәмәтле эшләр эстафетасы” #Мәрхәмәтлетатарстан иреклеләр акциясендә актив катнаша.
Җиңү көненә багышлап ЮВТ АЭРО авиакомпаниясе май аенда ветераннар өчен махсус “Тынычлык өчен рәхмәт” акциясе уздыра. Ай буе Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм инвалидлар авиакомпаниянең даими рейсларындагы теләсә кайсы маршрут буенча түләүсез оча алалар.
Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 247 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 2 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 58 очрагы теркәлгән.
Казан аэропортыннан 65 рейс башкарылган, шул исәптә 4 чартер, 5 халыкара рейслар. 1966 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2421 кеше килгән.
Үткән тәүлектә Татарстан Республикасы территориясендә 26 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 81 очрагы, 54 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 342 очрак – машина йөртүчеләрнең һәм пассажирларның куркынычсызлык каешын эләктермәүләре теркәлгән.
Үткән тәүлектә Татарстан Республикасы территориясендә 21 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 106 очрагы, 51 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 360 очрак - куркынычсызлык каешын эләктермәү теркәлгән.
Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 247 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 4 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 27 очрагы теркәлгән.