Җиңү көненә багышлап ЮВТ АЭРО авиакомпаниясе май аенда ветераннар өчен махсус “Тынычлык өчен рәхмәт” акциясе уздыра. Ай буе Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм инвалидлар авиакомпаниянең даими рейсларындагы теләсә кайсы маршрут буенча түләүсез оча алалар. Озата баручылар өчен тариф бәясеннән 50% ташлама ясала.
Билетлар алу хакында тулырак мәгълүматны +79662601509 телефонына шалтыратып яисә авиакомпаниянең http://uvtaero.ru/ сайтында алырга мөмкин.