Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре Дәрвишләр бистәсендәге балалар интернат-йортында булып кайттылар

2016 елның 22 апреле, җомга

Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре “Язгы игелек атналыгы - мәрхәмәтле эшләр эстафетасы” #Мәрхәмәтлетатарстан иреклеләр акциясе кысаларында Дәрвишләр бистәсендәге балалар интернат-йортында булдылар.

Интернат-йорт җитәкчелеге үтенече буенча, министрлык хезмәткәрләре җыйган акчага, 15 зур кап памперслар һәм 20 кг кер юу порошогы сатып алынды.

 Дәрвишләр бистәсендәге балалар интернат-йорты белән хезмәттәшлек итү министрлык өчен традициягә кереп китте. Анда тәрбияләнүчеләр өчен системалы рәвештә йомшак уенчыклар, балалар китаплары, альбомнар һәм рәсем ясау өчен кәгазь, акварель буяулар, төсле карандашлар, ручкалар бүләк ителә. Ә көз көне бабаларга үз бакчаларында үстерелгән яшелчә һәм җиләк-җимеш илтәләр.

 

Шулай ук министрлык хезмәткәрләре җыйган яхшы хәлдәге киемнәрне Энергетиклар урамы, 4 йорт адресы буенча урнашкан гуманитар ярдәм кабул итү пунктына тапшырдылар.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International