Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 247 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 2 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 58 очрагы теркәлгән.
Иделдә суның биеклеге 53,67 метр тәшкил итә (су биеклегенең куркыныч билгесе 54,54 метрдан санала), Чулманда су 55,45 метр (65,9 метр) биеклектә.
Казан аэропортыннан 58 рейс башкарылган, шул исәптә 10 чартер, 9 халыкара рейслар. 1710 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2295 кеше килгән.
22 нче апрельдә республикада аязучан болытлы һава көтелә, урыны белән яңгыр, яшен, җил көньяк-көнбатыштан. Температура: +9 - +14 гр.