ЯҢАЛЫКЛАР


27
апрель, 2016 ел
чәршәмбе

Үткән тәүлектә Татарстан Республикасы территориясендә 18 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 91 очрагы, 41 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 493 очрак - куркынычсызлык каешын эләктермәү теркәлгән.


26
апрель, 2016 ел
сишәмбе

Россиянең «Катэкавиа» (Azurair) авиакомпаниясе 5 нче майда Казан аэропорты өчен яңа Казан-Энфида (Тунисның төньяк-көнчыгышы) маршрутын ача.

Үткән тәүлектә Татарстан Республикасы территориясендә 31 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 97 очрагы, 75 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 387 очрак – машина йөртүчеләрнең һәм пассажирларның куркынычсызлык каешын эләктермәүләре теркәлгән.

Казан аэропортыннан 74 рейс башкарылган, шул исәптә 9 чартер, 9 халыкара рейслар. 3129 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2439 кеше килгән.


25
апрель, 2016 ел
дүшәмбе

25 нче апрельгә мәгълүматлар буенча, төбәк әһәмиятендәге автомобиль юллары янындагы территорияләрдән 2996,6 куб.м каты көнкүреш калдыклары җыелган. Санитар чистартуда көн саен 562 кеше һәм 166 берәмлек махсус техника җәлеп ителгән.

16 нчы майдан алып 1 нче сентябрьгә кадәр Бөгелмә муниципаль районында федераль әһәмияткә ия Р-239 Казан-Ырынбур-Акбулак автомобиль юлының Казахстан Республикасы белән чиктәш өлеше (301-309 чакрымнар) транспорт чаралары хәрәкәте өчен вакытлыча ябыла.

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 247 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 1 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 24 очрагы теркәлгән.

22-24 апрельдә Татарстан Республикасы территориясендә 88 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 271 очрагы, 189 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 1199 очрак - куркынычсызлык каешын эләктермәү теркәлгән.


23
апрель, 2016 ел
шимбә

Бүген ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында Татарстанда шәһәрләр һәм муниципаль районнар территорияләрен чистарту буенча санитар-экологик икеайлык кысаларында гомумшәһәр шимбә өмәсе оештырылды.

Казан аэропортыннан 126 рейс башкарылган, шул исәптә 30 чартер, 26 халыкара рейслар. 2551 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 3113 кеше килгән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International