Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2016 елның 21 апреле, пәнҗешәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 247 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 2 тапкыр тизлек режимы бозылган,    маршруттан тайпылуның 57 очрагы теркәлгән.

 

Казан аэропортыннан 65 рейс башкарылган, шул исәптә 4 чартер, 5 халыкара рейслар. 1966 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2421 кеше килгән.

 

21 нче апрельдә республикада аязучан болытлы һава көтелә, яңгыр явачак, җил көнбатыштан көньяк-көнчыгышка таба күчә. Температура: +11 - +16 гр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International