Бүген ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре “Спортлы Татарстан” акциясе кысаларында биш минутлык гимнастика ясадылар.
Спорт биш минутлыгы министрлыкның ял өчен оештырылган зонасында төшке аш вакытында үткәрелде. Гимнастиканы министр секретаре Альбина Иванова уздырды. Ул спорт белән актив шөгыльләнә һәм йога буенча инструктор сертификатына ия.
Министрлык хезмәткәрләре үтенече буенча, гимнастиканы һәр көн үткәрергә дигән карарга киленгән.