ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин чираттагы тапкыр юлларны комплекслы тикшереп чыкты. Бу юлы “Главтатдортранс” ДКУ директоры Эдуард Данилов белән берлектә Татарстанның Апас, Кайбыч һәм Тәтеш муниципаль районнары тикшерелде.
Ленар Сафин юл оешмалары филиаллары җитәкчеләре һәм директорлары белән чокырларны бетерү буенча эшләрнең барышын хәл итте. Очрашу барышында министр юл эшләрен башкаруда тулысынча технологияне җиренә җиткереп үтәп сыйфатлы ремонт башкару таләбен куйды. Ленар Сафин чокырларны ямау буенча эшләр күләмен арттыру зарурлыгына да игътибарын юнәтте. Бу төбәк юнәлешләрендә автотранспортның өзлексез хәрәкәтен һәм хәрәкәт иминлеген (шул исәптә мәктәп маршрутлары буенча) тәэмин итү өчен зарур.
Подрядчы оешмаларның гарантия йөкләмәләре кысаларында кисәтүләрне юкка чыгару мәсьәләләренә аеруча басым ясалды. “Главтатдортранс” ДКУ директоры Эдуард Даниловка кыска вакыт эчендә подрядчы оешмаларга бирелгән йөкләмәләрнең үтәлүенә анализ ясау бурычы куелды. Аларны үтәмәгән очракта дәгъва эшен башкару киңәш ителде.