20 апрельдә республика юлларында 342 куркынычсызлык каешын эләктермәү очрагы ачыкланган

2016 елның 21 апреле, пәнҗешәмбе

Үткән тәүлектә республикада 9 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 9 кеше төрле тән җәрәхәте алган.

Татарстан Республикасы территориясендә 26 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 81 очрагы, 54 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 342 очрак – машина йөртүчеләрнең һәм пассажирларның куркынычсызлык каешын эләктермәүләре теркәлгән.

Апрельның 20 көне эчендә республикада 203 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә 10 кеше һәлак булган һәм 211 кеше төрле тән җәрәхәте алган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International