Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 247 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 4 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 27 очрагы теркәлгән.
Казан аэропортыннан 53 рейс башкарылган, шул исәптә 9 халыкара рейслар. 1967 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2469 кеше килгән.
20 нче апрельдә республикада аязучан болытлы һава көтелә, яңгыр, яшен, җил көнбатыштан, төньяк- көнбатыштан. Температура: +10 - +15 гр.