Россиянең «Катэкавиа» (Azurair) авиакомпаниясе 5 нче майда Казан аэропорты өчен яңа Казан-Энфида (Тунисның төньяк-көнчыгышы) маршрутын ача. Очышлар 230 пассажирга исәпләнгән “Boeing 757-200” уңайлы һава судноларында башкарылачак. Очыш программасы 2016 нчы елның октябрь аена кадәр гамәлдә булыр дип көтелә.
Билгеләп үтәргә кирәк, 2016 нчы елның җәй сезонына Казан аэропортыннан Тунис Республикасына очышлар үтемле булачак. «Катэкавиа» (Azurair) һәм «Северный ветер» (Nordwind Airlines) авиакомпанияләре Boeing һәм Airbus самолетларында Монастирга туристик рейслар башкаралар инде. Күктәге вакыты 5 сәгатьләп тәшкил итә.