16 нчы майдан алып 1 нче сентябрьгә кадәр Бөгелмә муниципаль районында федераль әһәмияткә ия Р-239 Казан-Ырынбур-Акбулак автомобиль юлының Казахстан Республикасы белән чиктәш өлеше (301-309 чакрымнар) транспорт чаралары хәрәкәте өчен вакытлыча ябыла. Юл планлаштырылган капиталь ремонт башкару сәбәпле ябыла.
Урап узу өчен түбәндәге маршрут тәкъдим ителә: «Солдатская Письмянка – Старое Сумаруково» (0 - 8+200 чакрымнар), анан соң «Бөгелмә - Аэропорт» автомобиль юлы буенча (0 - 4+670 чакрымнар), аннары «Бөгелмә – Березовка» һәм «Бөгелмә - Аэропорт» автомобиль юлларыннан «Бөгелмә - Азнакай» автомобиль юлына кадәр (2+500 чакрым).
Тиешле юл билгеләре куелган урау юл схемасы ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ белән килешенгән.