Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 247 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 4 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 23 очрагы теркәлгән.
Иделдә суның биеклеге 53,68 метр тәшкил итә (су биеклегенең куркыныч билгесе 54,54 метрдан санала), Чулманда су 55,83 метр (65,9 метр) биеклектә.
Казан аэропортыннан 74 рейс башкарылган, шул исәптә 9 чартер, 9 халыкара рейслар. 3129 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2439 кеше килгән.
26 нчы апрельдә республикада аязучан болытлы һава көтелә, явым-төшемсез, җил көньяк-көнчыгыштан. Температура: +15 - +20 гр.