22-24 апрельдә республика юлларында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 271 очрагы ачыкланган

2016 елның 25 апреле, дүшәмбе

22-24 апрельдә Татарстан Республикасы территориясендә 88 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 271 очрагы, 189 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 1199 очрак - куркынычсызлык каешын эләктермәү теркәлгән.

Апрельның 24 көне эчендә республикада 241 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 13 кеше һәлак булган һәм 265 кеше төрле тән җәрәхәте алган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International