Төбәк әһәмиятендәге автомобиль юллары янындагы участокларны чүп-чардан чистартуда көн саен 500ләп кеше һәм 160лап махсус техника җәлеп ителә

2016 елның 25 апреле, дүшәмбе

 

Татарстанда муниципаль районнар һәм шәһәр округлары территорияләрен чүп-чардан чистарту буенча санитар-экологик икеайлык дәвам итә. Быел, узган еллардагы кебек, автомобиль юлларының, ясалма корылмаларның һәм “РТЮ” ААҖ предприятиеләре янындагы территорияләрнең санитар-экологик хәлен яхшырту буенча чаралар планлаштырылган.

 

Төбәк әһәмиятендәге автомобиль юлларын карап тотуга җаваплы  “Главтатдортранс” ДКУсе автобус тукталышларын һәм ял итү мәйданчыкларын чистартуга зур игътибар бирә. 25 нче апрельгә мәгълүматлар буенча, төбәк әһәмиятендәге автомобиль юллары янындагы территорияләрдән 2996,6 куб.м каты көнкүреш калдыклары җыелган. Санитар чистартуда көн саен 562 кеше һәм 166 берәмлек махсус техника җәлеп ителгән.

 

Федераль әһәмияткә ия автомобиль юллары яныннан 1909 тонна куб.м чуп-чар җыеп алынган, көн саен 119 кеше һәм 41 берәмлек махсус техника җәлеп ителгән.

 

“Татфлот” СК җәмгыятеннән 400 кеше беркетелгән территорияләрне санитар чистартуда катнашкан. Алар 3,5 тонна көнкүреш калдыклары җыйган.

 

 “РТЮ” ААҖ Куйбышев тимер юлының Идел-Кама төбәге буенча филиалы Татарстан Республикасы чикләрендә тимер юлларны һәм янәшә территорияләрне тиешле санитар-экологик хәлгә китергән. Җыештырылган территориянең мәйданы 11643 кв.м тәшкил итә. Нәтиҗәдә, 4,14 тонна чүп-чар утильләштерүгә бирелгән, санитар чистартуда 346 кеше һәм 3 берәмлек техника җәлеп ителгән. Шулай ук 2 санкцияләнмәгән чүплек ачыкланган һәм юкка чыгарылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International