Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 247 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 7 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 69 очрагы теркәлгән.
Иделдә суның биеклеге 53,70 метр тәшкил итә (су биеклегенең куркыныч билгесе 54,54 метрдан санала), Чулманда су 55,59 метр (65,9 метр) биеклектә.
Казан аэропортыннан 126 рейс башкарылган, шул исәптә 30 чартер, 26 халыкара рейслар. 2551 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 3113 кеше килгән.
23 нче апрельдә республикада аязучан болытлы һава көтелә, төнлә урыны белән кыска вакытлы яңгыр, көндез талгын яңгыр, җил көньяк-көнбатыштан. Температура: +8 - +13 гр.