ЯҢАЛЫКЛАР


29
апрель, 2016 ел
җомга

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 247 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 5 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 26 очрагы теркәлгән.

Үткән тәүлектә Татарстан Республикасы территориясендә 22 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 104 очрагы, 56 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 446 очрак - куркынычсызлык каешын эләктермәү теркәлгән.


28
апрель, 2016 ел
пәнҗешәмбе

ЮВТ АЭРО авиакомпаниясе 4 нче июньнән Казан-Геленджик-Казан һәм Казан-Минеральные Воды-Казан юнәлешләрендә турыдан-туры очышлар ясый башлаячак. Рейслар һәр шимбәне көннең икенче яртысында башкарылачак.

Казан аэропортыннан 63 рейс башкарылган, шул исәптә 1 чартер, 5 халыкара рейслар. 2369 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2194 кеше килгән.

Үткән тәүлектә Татарстан Республикасы территориясендә 16 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 73 очрагы, 61 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 489 очрак – машина йөртүчеләрнең һәм пассажирларның куркынычсызлык каешын эләктермәүләре теркәлгән.


27
апрель, 2016 ел
чәршәмбе

Бурга-Малая Вишера аралыгында тимер юлларны төзекләндерү эшләре башкару сәбәпле Санкт-Петербург һәм Мәскәү станцияләренә поезларның килү вакыты үзгәрә.

Горький тимер юлы полигонында май бәйрәмнәре алды һәм бәйрәм көннәрендә пассажирларга хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшырту өчен шәһәр яны поездлары хәрәкәтенә үзгәрешләр кертелде.

“Содружество” ААҖ заявкасы буенча 30 нчы апрельдән алып 10 нчы май га кадәр, 13-15 майда 1 вагоннан торган 6458/6457 нче номерлы “Ижау-Чур-Ижау”  шәһәр яны поезды билгеләнә.

Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында Татарстан Республикасында газ-мотор ягулыгына күчү хакында брифинг узды.

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 247 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 8 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 44 очрагы теркәлгән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International