ЯҢАЛЫКЛАР


26
декабрь, 2016 ел
дүшәмбе

 

23-25 декабрьдә Татарстан Республикасы территориясендә 56 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 59 очрагы, 213 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 980 очрак - куркынычсызлык каешын эләктермәү теркәлгән.

 

2016 нчы елның унбер ае эчендә билет бастыручы автоматлар ярдәмендә 406,7 мең билет сатып алынган.

 

Быел Яңа ел төнендә Татарстан башкаласы Казанда җәмәгать автобуслары, трамвай һәм троллейбуслар төнге сәгать 2гә кадәр йөриячәк. Шәһәр халкына 36 маршурт һәм 65 берәмлек транспорт чарасы хезмәт күрсәтәчәк.

 

Горький тимер юлының Казан төбәге станцияләрендэ ерак арага йөрүче һәм шәһәр яны поездларында ел башыннан алып 8 млн 543 мең пассажирга хезмәт күрсәтелгән.

 

Республика юлларында 279 берәмлек кар чистартучы техника эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында - 145

 

Узган шимбәдә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләренең балалары өчен традицион яңа ел бәйрәме үтте.


23
декабрь, 2016 ел
җомга

 

Казанда Спас манарасы белән бәйле “Mapping Show” ут тамашасы үткәрелгән вакытта кайбер җәмәгать транспорты көчәйтелгән график буенча эшләячәк.

 

 

“Базэл Аэро” компаниясе иң пунктуаль һәм динамик рәвештә үсүче авиакомпанияләрне билгеләде.

 

Республика юлларында 446 берәмлек кар чистартучы техника эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында - 315.


22
декабрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

23 нче декабрьдә “Содружество” ААҖ вокзалларда һәм кайбер электричкаларда Пассажирлар көне оештыра.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International