ЯҢАЛЫКЛАР


22
декабрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

 

Казанда газүткәргеч сузу буенча эшләр башкару сәбәпле 23-29 декабрьдә Черноплодная урамының транспорт йөри торган өлешен ябу планлаштырылган.

 

Иске традиция буенча Түбән Кама буенча, яшь пассажирларны һәм аларның әти-әниләрен шатландырып, яңа ел трамвае йөри башлады.

 

Россия тимер юлларында 2016 нчы ел “Пассажирлар елы” дип игълан ителде. “Содружество” шәһәр яны компаниясе пассажирларга хезмәт күрсәтү сыйфатын үстерүгә юнәлтелгән чаралар кысаларында “10 миллионынчы пассажир” акциясе уздырачак.

 

Республика юлларында 315 берәмлек кар чистартучы техника эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында - 232.

 

Үткән тәүлектә Татарстан Республикасы территориясендә 9 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 20 очрагы, 64 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 334 очрак – машина йөртүчеләрнең һәм пассажирларның куркынычсызлык каешын эләктермәүләре теркәлгән.


21
декабрь, 2016 ел
чәршәмбе

 

Казанда 21-22 декабрьдә Гагарин һәм Ярослав Гашек урамнары киселешендә транспорт хәрәкәте өчен юл ябыла.

 

19-20 декабрьдә Татарстан Республикасы территориясендә 20 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 64 очрагы, 68 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 642 очрак - куркынычсызлык каешын эләктермәү теркәлгән.

 

Республика юлларында 257 берәмлек кар чистартучы техника эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында - 184.


20
декабрь, 2016 ел
сишәмбе

 

Royal flight авиакомпаниясе 22 гыйнвардан Казан-Дубай маршруты буенча чартер рейсларын гамәлгә кертә (Аль-Мактум халыкара аэропорты).

Республика юлларында 550 берәмлек кар чистартучы техника эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында - 400.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International