23-25 декабрьдә республика юлларында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 59 очрагы ачыкланган

2016 елның 26 декабре, дүшәмбе

23-25 декабрьдә Татарстан Республикасы территориясендә 56 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 59 очрагы, 213 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 980 очрак - куркынычсызлык каешын эләктермәү теркәлгән.

Декабрьнең 25 көне эчендә республикада 351 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 32 кеше һәлак булган һәм 418 кеше төрле тән җәрәхәте алган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International