ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында балаларның яңа ел иртәсе үтте

2016 елның 26 декабре, дүшәмбе

          Узган шимбәдә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләренең балалары өчен традицион яңа ел бәйрәме үтте.

          Бу көнне балалар өчен зур бәйрәм программасы оештырылган иде. Алар рәхәтләнеп театральләштерелгән тамаша карадылар, төрле бәйгеләрдә катнаштылар һәм аниматорлар белән бергә фокуслар күрсәттеләр. Балалар хәрәкәтле уеннардан соң төрле тәм-том белән тәмләп чәй эчтеләр. Аннан соң, һәркемгә министр Ленар Сафиннан яңа ел бүләкләре тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International