“Базэл Аэро” компаниясе иң пунктуаль һәм динамик рәвештә үсүче авиакомпанияләрне билгеләгән. Алар санына Татарстаннның “ЮВТ АЭРО” авиакомпаниясе дә кергән. Ул “Геленджик” халыкара аэропортында эчке юнәлештәге рейсларда хезмәт күрсәтүдә 2016 елның җәйге сезонында эш нәтиҗәләре буенча пунктуальлек өчен бүләкләнгән.
“ЮВТ АЭРО” Казаннан Геленджикка рейсларны 4 июньдә башкара башлады, Мәскәүдән Геленджикка 9 июньдә. “ЮВТ АЭРО” - 2016-2017 елның көзге-кышкы чорында Геленджиктан Мәскәүгә авиаташуларны гамәлгә ашыручы бердәнбер авиакомпания.
Исегезгә төшерәбез, “ЮВТ АЭРО” авиакомпаниясе даими рейслар башкара. Аның төп аэропортлары булып “Бөгелмә” һәм “Казан” тора. Авиакомпания паркында - 50 урынлы Bombardier CRJ-200 очкычлары.