Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 128 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 3 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 21 очрагы теркәлгән.
Республика юлларында 279 берәмлек кар чистартучы техника эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында - 145
Казан аэропортыннан 69 рейс башкарылган, шул исәптә 1 чартер, 11 халыкара рейслар. 2352 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2112 кеше килгән.
26 нчы декабрьдә Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә, урыны белән кар, көньяктан талгын җил. Температура: -4 - -9 градус, республиканың көнчыгышында -9 - -14 градус.