Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 126 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә маршруттан тайпылуның 30 очрагы теркәлгән.
Республика юлларында 446 берәмлек кар чистартучы техника эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында - 315.
Казан аэропортыннан 59 рейс башкарылган, шул исәптә 5 чартер, 8 халыкара рейслар. 1961 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2042 кеше килгән.
23 нче декабрьдә Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә, күпчелек районнарда кар, җил көньяктан, көньяк-көнбатыштын. Температура: -1 - -6 градус.