ГТЮ Казан төбәгендә гыйнвар-ноябрь айларында үз-үзеңә хезмәт күрсәтү киосклары аша 400 меңнән артык билет сатып алынган

2016 елның 26 декабре, дүшәмбе

 

2016 нчы елның унбер ае эчендә билет бастыручы автоматлар ярдәмендә 406,7 мең билет сатып алынган. Иң күп билетлар саны түбәндәге станцияләрдә сатып алынган: Казан-1 – 81952, Васильево – 47313, Нократ Аланы – 45600 һәм Әмәт метросы – 43545.

Исегезгә төшерәбез, билет бастыручы автоматлар пассажирларга шәһәр яны поездларына билетларны акчага мөстәкыйль рәвештә рәсмиләштерү мөмкинлеге бирә. Билет бастыручы автоматларның эше төрле хезмәтләр өчен түләү буенча терминаллар эше белән охшаш (ТКХ, мобиль элемтә, Интернет челтәренә керү өчен түләү). Башта пассажир хезмәт күрсәтүгә запрос формалаштыра (бу очракта билет рәсмиләштерүгә), аннары, хезмәт күрсәтү шартлары белән танышкач (бу очракта бәя белән), шартлар белән килешә яисә хезмәттән баш тарта.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International