Быел Яңа ел төнендә Татарстан башкаласы Казанда җәмәгать автобуслары, трамвай һәм троллейбуслар төнге сәгать 2гә кадәр йөриячәк. Шәһәр халкына 36 маршурт һәм 65 берәмлек транспорт чарасы хезмәт күрсәтәчәк. 2017 елның 1 гыйнварында җир өсте транспорты иртәнге сәгать 7дә эшкә чыгып, 23.30 сәгатькә кадәр эшләячәк. Бу хакта бүген Казан хакимиятендә эшлекле дүшәмбе җыелышында хәбәр ителде.
Метрополитен 31 гыйнварда 24.00 сәгатькә кадәр эшләячәк, ә 1 гыйнварда үз эшен сәгать иртәнге 6да башлаячак.