26 декабрьдән Казанда кайбер җәмәгать транспорты көчәйтелгән график буенча эшләячәк

2016 елның 23 декабре, җомга

 

Казанда Спас манарасы белән бәйле “Mapping Show” ут тамашасы үткәрелгән вакытта кайбер җәмәгать транспорты көчәйтелгән график буенча эшләячәк.

2016 елның 26-нчы декабреннән 2017 елның 2-нче гыйнварына кадәр (18.00-23.30 вакыт аралыгында) Батурин урамы аша йөри торган 22, 28, 28а, 89-нчы номерлы автобус маршрутлары, Меңьеллык мәйданы аша уза торган 6, 15, 29, 35, 35а, 37, 47, 74, 74а, 75, 98-нче номерлы автобус маршрутлары, шулай ук 2-нче номерлы троллейбус маршруты көчәйтелгән график буенча эшләячәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International