2024 елның 1 гыйнварыннан Россиядә озак сроклы акча җыю программасы эшли башлады. Аның ярдәмендә сез киләчәктә акча туплый һәм алардан файдалана аласыз. Мәсәлән, күчемсез милек сатып алуга, балаларга белем алуга, шулай ук пенсиягә өстәмә керем яки махсус тормыш ситуацияләрендә.
Бүген ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов Луиза Зөфәр кызы Бәдриевага Россия Федерациясе транспорт министры Роман Старовойтның Рәхмәт хатын тапшырды.
«Главтатдортранс» ДКУ оператив идарәсендә урнашкан Татарстан Республикасының гомуми файдаланудагы региональ әһәмияткә ия булган автомобиль юлларының бөтен озынлыгында язгы-җәйге чорга әзерлек эшләре алып барыла.
10 апрельдән 6436 нчы Казан-Кукмара шәһәр яны поездына Вахитово станциясе буенча тукталыш кертелә.
2025 елның 30 мартыннан 25 октябренә кадәр Габдулла Тукай исемендәге «Казан» Халыкара аэропортында авиаташулар җәйге расписание буенча башкарылачак. Шулай ук аэропортның маршрут челтәре киңәйтелә һәм булган юнәлешләр буенча очышлар саны арта.
2025 елда «Тормыш өчен Инфраструктура» илкүләм проекты буенча Әлмәт районында гомуми озынлыгы 18 км дан артык булган 5 объектта төзелеш-монтаж эшләре башкарылачак
2 һәм 3 апрельдә «Казан Экспо» үзәгендә махсуслаштырылган күргәзмә уздыру уңаеннан өстәмә шәһәр яны поездлары билгеләнә.
Бүген Татарстанда санитар-экологик икеайлык старт алды. Анда муниципалитетлар, предприятиеләр һәм актив гражданнар катнаша.
2025 елның 1 апреленнән 30 апреленә кадәр республика территориясендә урнашкан региональ әһәмияттәге автомобиль юлларында күчәргә йөкләнеш 6 тоннадан артып киткән транспорт чаралары хәрәкәтенә вакытлыча чикләү кертелә. Хәрәкәтне вакытлыча чикләүне кертү зарурлыгы автомобиль юлларының конструктив элементларының язгы чорда артык дымлануы аркасында тотып тору сәләте кимү белән бәйле. Әлеге чара юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүгә һәм автомобиль юлларының эксплуатация сыйфатларын саклауга юнәлдерелгән.
Традиция буенча дача сезоны башлану белән шәһәр яны транспортында йөрүгә ихтыяҗ арта. «Содружество» шәһәр яны пассажир компаниясе полигонында иң кирәкле юнәлешләргә өстәмә шәһәр яны поездлары билгеләнә.