ЯҢАЛЫКЛАР


17
июнь, 2019 ел
дүшәмбе

Агымдагы елда «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты кысаларында 317 м озынлыктагы Ярослав Гашек урамын ремонтлау каралган.

Казан аэропортыннан 121 рейс башкарылган, шул исәптә 25 чартер, 36 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 5954 кеше килгән, 7406 пассажир киткән.


14
июнь, 2019 ел
җомга

Казан пассажирлар портыннан бу көнне Казан – Болгар – Тәтеш маршруты буенча 123 кеше сыйдырышлы «Метеор» тиз йөрешле теплоходының махсус рейсы оештырылачак. 

«Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты кысаларында Казанда Юдино-Залесный шоссесы ремонтлана. 

Казан аэропортыннан 92 рейс башкарылган, шул исәптә 9 чартер, 23 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 5608 кеше килгән, 4664 пассажир киткән.


13
июнь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районында «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты кысаларында Чистай-Түбән Кама автомобиль юлын ремонтлау башланды.

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 142 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 58 тапкыр тизлек режимы бозылган.

Слет эшендә профсоюз яшьләре вәкилләре, яшьләр советлары әгъзалары һәм тармак предприятиеләренең профком рәисләре катнашты.


12
июнь, 2019 ел
чәршәмбе

22-23 июньдә Әлмәттә триатлон буенча Россия чемпионаты узачак. Җиңүчеләр һәм призерлар 2019 елгы Европа чемпионатында Россия данын яклау хокукын алачак.

Казан аэропортыннан 121 рейс башкарылган, шул исәптә 18 чартер, 28 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 4485 кеше килгән, 5237 пассажир киткән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International