«Изге Болгар җыены» үткәрелгән көнне Казан елга портыннан Болгарга теплоходның өстәмә рейсы оештырылачак

2019 елның 14 июне, җомга

2019 елның 15 июнендә Болгар музей-тыюлыгы территориясендә Идел буе Болгар дәүләтенең ислам динен рәсми кабул итү көненә багышланган «Изге Болгар җыены» традицион тантаналы чарасы узачак. Тантаналы ачу Болгар шәһәрлегенең үзәк мәйданында 09:30 сәгатьтә булачак.

Казан пассажирлар портыннан бу көнне Казан – Болгар – Тәтеш маршруты буенча 123 кеше сыйдырышлы «Метеор» тиз йөрешле теплоходының махсус рейсы оештырылачак. Казаннан теплоходны җибәрү 6:00 сәгатьтә оештырылачак, Болгардан кире Казанга - 16:30.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International