Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 142 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 58 тапкыр тизлек режимы бозылган.
Казан аэропортыннан 105 рейс башкарылган, шул исәптә 19 чартер, 38 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 5632 кеше килгән, 5777 пассажир киткән.
Идел елгасында су биеклеге, алдагы тәүлек белән чагыштырганда, 5 см га арткан һәм 52,27 м билгесендә теркәлгән, Кама елгасында - 63,31 м, 2 см га кимегән.
13 нче июньдә республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, төнлә урыны белән яңгыр, көндез явым-төшемсез. Җил төньяктан, төньяк-көнбатыштан, урыны белән көчәйгәндә секундына 15-18 метрга кадәр. Температура: 13-18 градус.