ЯҢАЛЫКЛАР


21
июнь, 2019 ел
җомга

2019 елда Казанда «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында гомуми озынлыгы 47,3 км булган 81 объектны ремонтлау планлаштырыла.

Казан аэропортыннан 102 рейс башкарылган, шул исәптә 15 чартер, 28 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 6197 кеше килгән, 5871 пассажир киткән.


20
июнь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Кичә Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Артем Чукин WorldSkills стандартлары буенча һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатында катнашучылар, кунаклар һәм туристларга сәфәрнең төп маршрутларында автомобиль юлларын һәм белем бирү учреждениеләренең мәйданчык эчендәге йөрү юлларын ремонтлау программасы буенча эшләрнең үтәлешен тикшерде.

«Nordwind Airlines» авиакомпаниясе 1 июльдән Удмурт республикасыннан пассажирлар өчен бердәм «самолет+автобус» билеты белән Мәскәү-Бигеш-Ижевск интермодаль рейсын башлап җибәрә.


19
июнь, 2019 ел
чәршәмбе

Җомга һәм якшәмбе көннәрендәге ике туры рейска 3 июльдә авиаташучы чәршәмбе көннәрендә өченче рейс ачып җибәрә. 

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 162 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 17 тапкыр тизлек режимы бозылган.


18
июнь, 2019 ел
сишәмбе

Казан-2 автовокзалы июньдә Казан-Саратов даими автобус маршрутын ачты. Уңайлы автобуслар дүшәмбе, пәнҗешәмбе, шимбә көннәрендә 19:00 сәгатьтә китә.

Казан аэропортыннан 96 рейс башкарылган, шул исәптә 11 чартер, 31 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 5753 кеше килгән, 6176 пассажир киткән.


17
июнь, 2019 ел
дүшәмбе

Лаеш муниципаль районында 20 июньгә кадәр Сокура-Кирби-Травкино төбәк әһәмиятендәге автомобиль юлының 0 км дан 2 км га кадәр вакытлыча ябылуы озайтылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International