Казанда «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты кысаларында Ярослав Гашек урамы ремонтланачак

2019 елның 17 июне, дүшәмбе

Агымдагы елда «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты кысаларында 317 м озынлыктагы Ярослав Гашек урамын ремонтлау каралган.

Ремонт барышында 4 027 кв.м мәйданда ЩМА-20 катнашмасыннан асфальт-бетон катламын җәю планлаштырылган. Шулай ук гомуми мәйданы 1 973 кв.м булган тротуарлар ремонтланачак, 4 юл билгесе куелачак, юл бортлары һәм тротуар ташлары алмаштырылачак.

Эшләрнең генераль подрядчысы - «Волгадорстрой» ҖЧҖ.

Ярослав Гашек урамы Яңа Савин районында урнашкан һәм Апас, Гагарин, Голубятников урамнары белән кисешә. Биредә тәрбия һәм укыту татар телендәге катнаш төрдәге 302 нче номерлы балалар бакчасы, Россия милли гвардиясе гаскәрләренең федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе, 94 нче номерлы почта бүлеге урнашкан.

Үзенең исемен чех язучысы-сатирик һәм публицист Ярослав Гашек (1883-1923) истәлегенә алган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International