Әлмәттә 22 һәм 23 июньдә триатлон буенча Россия чемпионаты вакытында Шевченко урамы автотранспорт хәрәкәте өчен ябык булачак

2019 елның 12 июне, чәршәмбе

22-23 июньдә Әлмәттә триатлон буенча Россия чемпионаты узачак. Җиңүчеләр һәм призерлар 2019 елгы Европа чемпионатында Россия данын яклау хокукын алачак.

Ярышлар кысаларында шәһәрдә Шевченко урамы буенча хәрәкәт чикләнәчәк. 22 июнь - Төзүчеләр проспекты белән киселештән Тукай проспекты белән киселешкә кадәр 06.00-17.00 сәгатьтә; Зарипов проспекты боҗрасыннан Тукай проспекты киселешенә кадәр 10.00-14.30 сәгатьтә. Балакина урамы белән киселештән Зарипов проспекты боҗрасына кадәр бары тик Д зонасы ягыннан гына хәрәкәт итү өлеше ябыла.

23 июньдә Шевченко урамы Төзүчеләр проспекты белән киселештән Тукай проспекты белән киселешкә кадәр 7.00-13.00 сәгатькә кадәр автотранспорт хәрәкәте өчен ябык булачак.

Машина йөртүчеләрне әлеге участокларда үз маршрутларын алдан планлаштыруларын сорыйбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International