Казанда илкүләм проект кысаларында Юдино-Залесный шоссесы ремонтлана

2019 елның 14 июне, җомга

«Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты кысаларында Казанда Юдино-Залесный шоссесы ремонтлана. Бу юл Юдино тимерьюлчылары бистәсендә яшәүчеләр өчен төп артерия булып тора һәм Залесная урамы белән торак массивны тоташтыра.

Ремонтлана торган юлның озынлыгы 5 км тәшкил итә, машиналар йөрү өлешенең киңлеге – 4-7 метр. Гомуми мәйданы 31 700 кв.м булган машиналар йөри торган өлешендә искесен салдырып, югары сыйфатлы ЩМА-20 асфальт-бетоннан яңа катлам җәеләчәк. Шулай ук гомуми мәйданы 1240 кв.м булган тротуарларны ремонтлау, борт ташларын алыштыру, 7 яктырту баганалары һәм 4 тукталыш павильоны урнаштыру каралган.

Хәзерге вакытта булган асфальт-бетон өслеген фрезерлау, өске катламын тигезләү эшләре башкарылды. Ремонтны тәмамлау срогы – 15 июльдә.

Эшләрнең подрядчысы - «Волга-Автодор» ҖЧҖ.

Юдино - Казанның Киров районы составындагы микрорайон һәм Аккош күле урман паркы зонасына тоташа. Тимерьюлчылар поселогы Гражданнар сугышы герое Ян Юдин хөрмәтенә аталган, 2018 елда үзенең 100 еллык юбилеен билгеләп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International