Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 159 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 34 тапкыр тизлек режимы бозылган.
Казан аэропортыннан 92 рейс башкарылган, шул исәптә 9 чартер, 23 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 5608 кеше килгән, 4664 пассажир киткән.
Идел елгасында су биеклеге, алдагы тәүлек белән чагыштырганда, 8 см га кимегән һәм 52,31 м билгесендә теркәлгән, Кама елгасында - 63,21 м, 4 см га кимегән.
14 нче июньдә республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, көндез һәм кичен күпчелек районнарда яңгыр, төньяк-көнбатыштан талгын җил, көндез һәм кичен урыны белән секундына 15-18 метрга кадәр. Температура: 14-19 градус.