Транспорт комплексы хезмәткәрләре һөнәр берлегенең республика комитеты яшьләр советының беренче слеты булып узды

2019 елның 13 июне, пәнҗешәмбе

Шушы көннәрдә Казанда «Ливадия» санаторие базасында автомобиль транспорты һәм юл хуҗалыгы хезмәткәрләре профсоюзының Татарстан Республика комитеты яшьләр советының беренче слеты узды. Слет эшендә профсоюз яшьләре вәкилләре, яшьләр советлары әгъзалары һәм тармак предприятиеләренең профком рәисләре катнашты.

Үзенең сәламләү сүзендә һөнәр берлегенең республика комитеты рәисе Юрий Данилов ассызыклаганча, слет тармак профсоюзы оешуга 100 ел тулу елында үткәрелә, Татарстанда тармак профсоюзының тарихы белән таныштырды.

Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясенең яшьләр советы рәисе Ольга Титова катнашучыларга һөнәр берлекләренең хәзерге этапта бурычлары турында сөйләде. Шулай ук ул яшьләрнең хезмәт хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклауга багышланган күмәк килешү бүлеген эшләү буенча гамәли дәрес үткәрде.

Бизнес-тренер Динар Хафизов команда оешуга багышланган тренинг оештырды.

Автомобиль транспорты һәм юл хуҗалыгы хезмәткәрләре һөнәр берлегенең республика комитеты яшьләр советы рәисе Михаил Соболев үз чыгышында «Яшьләр вакыты» дигән лозунгны нигезләде, иҗтимагый мөнәсәбәтләрне камилләштерү, яшь буынның тормыш сыйфатын яхшырту һәм гомумән илнең үсеше эшендә профсоюз яшьләр хәрәкәтенең әһәмиятен билгеләп үтте.

Слет эше кысаларында катнашучыларга һөнәр берлегенең республика комитетында хезмәт күрсәтүче предприятиеләр, оешмалар һәм профкомнарның эшчәнлеге турында видеороликлар күрсәтелде, шулай ук кичке Казан буйлап автобус экскурсиясе оештырылды.

Татарстан Республикасының Беренче яшьләр слетының эш нәтиҗәсе буларак, якын елларга профсоюз яшьләренең резолюциясе - программа документын кабул итү булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International