Бүген Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында Татарстан Республикасы транспорт комплексы предприятиеләрендә агымдагы елның 5 аенда производство травмаларының торышын карадылар.
2019 елның 1 мартында «Россия Федерациясенең аерым закон актларына автобусларда пассажирлар йөртү һәм башка затларны ташу эшчәнлеген лицензияләүне камилләштерү өлешендә үзгәрешләр кертү турында» Федераль закон үз көченә керде.
Казан-1 станциясеннән Каенлык станциясенә кадәр поездлар 00.05, 07.40, 09.40, 12.25, 14.45, 18.05, 19.23, 21.05 китә. Кире юнәлештә 06.51, 09.05, 11.45, 14.10, 17.31, 19.09, 20.31, 22.16.
Идел елгасында су биеклеге, алдагы тәүлек белән чагыштырганда, 3 см га арткан һәм 52,36 м билгесендә теркәлгән, Кама елгасында - 63,26 м, 3 см га арткан.
Маршрут Югары Ослан, Апас, Буа, Борындык һәм Чынлы аша уза
Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ идарәсе белән берлектә юл-транспорт һәлакәтләре концентрациясе урыннарын ачыклау һәм аларны бетерү буенча чаралар оештыру буенча уртак эш алып бара.
Май аенда Горький тимер юлының Казан төбәге чикләрендә 921 меңнән артык пассажирга хезмәт күрсәтелгән, үсеш 5,5% тәшкил иткән.
Казан аэропортыннан 94 рейс башкарылган, шул исәптә 19 чартер, 31 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 6111 кеше килгән, 5239 пассажир киткән.
Агымдагы елда «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты кысаларында Химиклар урамыннан алып Гудованцев урамына кадәр 290 м озынлыктагы Обнорский урамына ремонт ясау күздә тотыла.
2019 елда Казан төбәге полигонында Горький дирекциясенең шәһәр яны инфраструктурасы объектларын үстерүгә 4,9 млн сум инвестицияләнәчәк.